Хөрмәтле авылдашлар! Яңа ел бәйрәменә санаулы гына көннәр калып бара.
Хөрмәтле авылдашлар! Яңа ел бәйрәменә санаулы гына көннәр калып бара. Клуб хезмәткәрләре, "Куштирәк" кызлары белән берлектә елдагыча, быелгы бәйрәмгә дә актив әзерләнә! ️
30 декабрь, 19.00 сәгатьтә башланачак яңа ел тамашасында төрле кызыклы уеннар, җыр бию, шигырь сөйләү, оригиналь жанр, әкият геройлары костюмнары конкурслары үткәреләчәк!
Катнашырга теләк белдерүчеләр бүгенгедән безгә килеп, языла башларга мөмкиннәр. Үзегезнең фонограммаларны алдан безгә биреп , репетиция ясап алсагыз, тагында яхшырак булыр иде. Бу безнең бәйрәмнең дәрәҗәсен арттыра!
Бәйрәмебезне махсус , сез яраткан, кунагыбыз, Баш. атк. артисты Инсаф Галимов алып барачак! Профессиональ музыка аппаратында️️ Айнур Уразмәтов
Бик матур, затлы бүләкләр алынды. Бәйрәмебезнең матур, кызыклы, күркәм үтүе сезнең актив катнашлыктан
тора!️
Бергә булыйк! Бердәм булыйк!
Бердәмлектә көч
Рәхим итегез️
15:12 20.12.2025 16+