7-нче март кичендә ,Калмаш авыл мәдәният йортында ,язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды.

7-нче март кичендә ,Калмаш авыл мәдәният йортында ,язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмне ачып, Альберт Уразметов барлык хатын-кызларны иң матур, иң назлы бәйрәмнәре белән ихлас котлады.
Сүз Ярми авыл хакимияте башлыгы Ханур Шагинур улына бирелде. Ул үз чыгышында: «Сезгә чын күңелдән күтәренке кәеф һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, гаиләләрегез имин булсын, яратып, яратылып яшәгез!» – дип изге теләкләрен җиткерде.
Бәйрәмнең махсус кунагы, моңлы тавышлы Ильнар Гильманшин үзенең җырлары белән тамашачыларны сөендерде. Аның чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Концертны дәвам итеп,Чишмә район мәдәният сараеннан килгән сәнгать осталары үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Айгизә Ахметшина матур, дәртле биюләре белән, Ләйсан Хәлилова һәм Филүз Рәхмәтуллин күңелле җырлары белән үзләренә сокландырдылар. Калмаш авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Наил Уразметов та үзенең моңлы җыры белән авылдашларының күңелен яулады. Ә Айнур Уразметовның музыкаль яктан бизәүе кичәгә ямь өстәде.
Бәйрәм бик матур, дулкынландыргыч һәм күңелле узды, барлык хатын-кызларның йөзләрендә шатлык һәм бәхет чагылды.
20:07 10.03.2026 16+
0

Оставить сообщение:

Выбор редакции