Хөрмәтле авылдашлар !

Хөрмәтле авылдашлар !
Кыска гына вакыт эчендә авылыбызның уңган апалары ярдәме белән , ике маскировка сеткасын үреп, бүген клуб хезмәткәрләре районга итеп тапшырдылар . Чынлапта без бергә булганда гына көчлебез. Безнең ярдәм, бер-беребезгә булган кайгыртуыбыз – безнең иң зур байлыгыбыз. Бу сеткалар – ул безнең уртак хезмәтебезнең, бердәмлегенең нәтиҗәсе. Аларны күргәч, һәрберебезнең күңелендә горурлык хисе уяна. Кылган гамәлләребез, биргән ярдәмебез һичшиксез үзебезгә дә әйләнеп кайтыр, чөнки без – бер милләт, бездә бер ил язмышы.
Кадерле апалар, сезнең һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, эшегездә уңышлар , күңел тынычлыгы телибез. Изгелекләрегез, безгә күрсәткән ярдәмегез өчен зур рәхмәт әйтәбез .Без сезне хөрмәт итәбез!
Фотода:Валиева Лилия Н, Байкова КлараЗ,Карачурина ЗөлфияМ, Хамзина Зөлфия Н, Карачурина Фларида К,Адигамова ЗинфираА, Гафурова Гөлзинә М,Уразметов Наиль Ф, Уразметов Альберт Ф, Хусниярова РәзифәА
20:03 01.04.2026 16+
0

Оставить сообщение:

Выбор редакции