1 апрель халыкара Кошлар көне.
1 апрель халыкара Кошлар көне. Бүген язның иң матур иртәсендә,татар халкынының борынгы йолаларының берсе булган "Карга боткасы" бәйрәмен үткәрдек."Карга боткасы" табигатьнең озын кыштан соң уянган вакытта :
карлар эреп, гөрләвекләр агып, кара каргалар җылы яклардан кайткач үткәрелгән. Шушы мизгелдә, борынгы бабаларыбыз, каргалар канатларында язны алып килә, дип ышанганнар һәм шуңа күрә бу көнне бәйрәм иткәннәр.Ботканы зур казанда пешереп, май кушып, агач кашыклар белән ашаганнар һәм өлешләп җиргә, суга һәм каргаларга да биргәннәр.Ботканы өләшү байлык, муллык, иминлек, бәхет теләү максатында башкарылган.
Калмаш авыл мәдәният йорты мөдире Альберт Уразметов бәйрәмне ачып, балаларга язгы каникулларын күңелле һәм файдалы үткәрүләрен теләде. Ул шулай ук "Карга боткасы" йоласының мәгънәсенә кыскача гына тукталып китте.
Китапханә мөдире Р. А. Хусниярова , ерак юллар үтеп кайткан кошларның тормышы, аларның тирә-як мохит өчен әһәмияте турында бик кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар белән таныштырды. "Барсы да кошлар турында" дип исемләнгән викторина үткәрде . Сораулар бик эчтәлекле иде, аларны чишү балаларның да, олыларның да белемнәрен сынады. Ярышлар "Кошлар тормышыннан" дип исемләнгән конкурслар белән дәвам итте, анда һәркем актив катнашып, үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтә алды.
Ә инде уеннар тәмамлануга , барлык катнашучыларны ,тәмле итеп пешкән карабодай боткасы көтә иде. Байкова Клара З, бу юлы да пешергән боткасы белән һәркемне сыйлады, аның тәмлелеге һәркемнең күңелен җылытты.
"Карга боткасы" бәйрәме – ул безнең милли үзенчәлекләребезне, табигатькә булган мәхәббәтебезне чагылдырган бер мизгел.
Художество җитәкчесе Наил Уразметов:"Бу көнне без, борынгы бабаларыбызның гыйбрәтле йолаларын искә алып, язны каршыладык, тирә-якны бизи торган кошларны котладык һәм язның уңышлы килүен, илләрдә тыныч лык урнашуын телик ",-диеп бәйрәмне тәмамлады.
19:31 01.04.2026 16+
Оставить сообщение: