Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

#год_большой_и_дружной_семьи2026

#год_большой_и_дружной_семьи2026
#год_единства_народов_России2026
2026 елның 18 июлендә Калмаш авылының иң матур җирендә, милли гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны һәм киләчәккә булган өметләребезне берләштергән зур бәйрәм – Сабантуй узды. Авылдашлар, туганнар, дуслар – һәркем бу матур көнне бергә җыелып, күңел ачты, язлар узгач, үстергән игеннәребезнең мул булуын теләп, язмышларыбызның да уңыннан булуын теләде.
Килгән кунаклар өчен сәүдә үзәкләре, балалар аттракционнары, хәрби әйберләр күргәзмәсе оештырылды. Авыл тарихы, шәжәрәләр һәм китап күргәзмәләре дә беркемне дә битараф калдырмады. Аның матурлыгы, эчтәлеге һәркемне сокландырды.
Сабантуй бүләксез булмый, әлбәттә! Авыл халкы, һәрбер авылдашыбыз, акчалата да, төрле әйберләр белән дә матди ярдәм күрсәтеп, бу бәйрәмне тагын да баерак, тагын да күркәмрәк итте. Урам буйлап әйбер җыю йоласы, ул да инде үзе бер зур бәйрәмгә әверелде. Калмаш мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, уңган кызларыбыз Рания,Алсу белән Айсылу, бик тиз бу эшне башкарып, барлык авылдашларга рәхмәтләрен белдереп, бүләкләрне җыеп чыктылар.
Бәйрәмнең ачылышы да үзенчәлекле булды. Ат җигеп, сабан белән "җир сөрү", аннан соң кул белән иген чәчү, бу йолалар авыл хуҗалыгының әһәмиятен, игеннәрнең уңуын чагылдырды. Икмәк,белен, чәк-чәк белән апаларыбыз муллык , бердәмлекне күрсәттеләр. "Куштирәк" татар халык фольклор төркеменең гармун моңнарына җырлап, биеп мәйданны урап чыгулары һәркемне әсир итте.
Бәйрәмнең матурлыгын тагын да арттырган – сәхнәдә чыгыш ясаган күренекле артистлар: Башкортстанның атказанган артистлары Илшат Яппаров, Гүзәл Әхмәтова, Регина Гайсина, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнит Карачурин, Зиннур Хузиахметов,шулай ук танылган юмор , сәхнә остасы Илдус Вәлиев үзләренең моңлы җырлары, җор сүзләре белән бәйрәмгә яңа сулыш өстәделәр. Аларның һәр чыгышын халык алкышлар белән каршы алды.
Сәхнәгә күтәрелгән Ярми биләмәсе хакимияте башлыгы Ханур Шагинур улы Исмагилов, барлык җыелган калмашлыларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, спонсорларга ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерде.
Бәйрәмебезгә Чишмә муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Эрнест Әлфир улы Кәримов, Чишмәдәге Хөсәенбәк исемендәге Собор мәчетенең имам-мухтасибы һәм имам-хатыбы Зөфәр хәзрәт Субхангулов та килделәр. Алар да изге теләкләрен җиткереп, дөньяларның иминлеген, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исән-сау, җиңү яулап кайтуларын теләп, дога кылдылар.
Бәйрәмне алып баручы Илдус Вәлиев, үзенең маһирлыгы, зирәклеге белән тамашачыларны үзенә җәлеп итеп торды. Сәхнәдә яңгыраган җырлар, милли уеннар белән үрелеп барды. "Куштирәк" төркеме кызлары, капчык белән бәрешү, көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү,әтәчне куып тоту, чаңгыда ярышу, капчыкта парлы йөгерү, чүлмәк вату, кул көрәштерү кебек уеннарны оста оештырдылар. Олысы-кечесе барсы да актив катнашып, бәйрәм рухын тагын да арттырдылар.
Ә инде Сабантуй көрәшсез булмый! Егетләребез бүген дә сынатмады, тәкәне алганчы тырыштылар. Аларның һәр хәрәкәте, көч сынашуы халык тарафыннан сокланып, алкышларга күмелде.
Дүрт сәгатьле бәйрәм чаралары бер мизгел кебек узды. Сүз уңаеннан, бәйрәмне оештыруда зур өлеш керткән Уразметов Альбертка, барлык спонсорларга, "Куштирәк" татар халык фольклор төркеменә, һәм, әлбәттә, барлык авылдашларга – ЗУР РӘХМӘТ!
Киләсе елларда да очрашулар насыйп булсын! Илебезнең күге һәрвакыт аяз булсын, яу кырында хезмәт итүче егетләребез исән-сау туган якларына кайтсын!
07:02 19.07.2026 16+
42
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top