Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

#Ак_калфак2026

#Ак_калфак2026
#Җырлыйк_әле2026
2026 елның 31 июлендә Туймазы районының гүзәл Төмәнәк авылында, данлыклы «Бабай утары» этнография музее территориясендә татар үзешчән фольклор ансамбльләренең чираттагы «Җырлыйк әле» төбәкара фестиваль-конкурсы гөрләп узды. Милли рух, борынгы гореф-гадәтләр һәм моңлы халык җырлары мохитенә өрелгән бу чарада төрле төбәкләрдән килгән иң көчле коллективлар көч сынашты.
Бу дәрәҗәле бәйгедә Калмаш авыл мәдәният йортында эшләп килүче «Куштирәк» татар халык фольклор төркеме дә катнашты. Алар конкурс комиссиясе һәм тамашачылар хөкеменә татар халкының борынгы, юмор һәм зирәклек белән үрелгән «Кияү мунчасы» театральләштерелгән тамашасын тәкъдим иттеләр.
Коллективның уңышы — аның бердәмлегендә һәм чынлыгында! Төркемдә төрле һөнәр ияләре, тормыш тәҗрибәсе бай булган хөрмәтле апаларыбыз, яшь кызыбыз һәм тамашага ямь өстәүче егетләребез, абыйларыбыз катнашты. Нәкъ менә шушы милли колорит, сәхнә осталыгы һәм борынгы йолаларны төгәл җиткерү «Куштирәк»татар халык фольклор төркеменә ярышта мактаулы 1 нче урынны алып килде!
Авылыбызның, районыбызның мәдәниятен югары дәрәҗәдә тәкъдим иткән "Куштирәк"иҗат коллективына алга таба да яңа иҗади уңышлар, какшамас сәламәтлек һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез!
17:27 01.08.2026 16+
2
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top