#Гармунлы_яшьлегем
#Гармунлы_яшьлегем
Чишмә районындагы "Туран-хан" визит-үзәгендә "Роксана" радиосы оештырган "Гармунлы яшьлегем" фестивале зур уңыш белән үтте. Чарада 100 гармунчы берьюлы сәхнәгә чыгып, тамашачыларны милли көйләр, күңелле биюләр һәм иң яхшы җырлар белән куандырды.Алып баручылар — "Роксана" радиосының "Йөрәк сере" тапшыруы авторы Эльвира Шакирова һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Хәсәнов — бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр.
Чараның аерым бер матур мизгеле – Калмаш авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Күштирәк" татар халык фольклор төркеменең чыгышы булды. Аларның оста башкаруы, милли киемнәре һәм моңлы җырлары тамашачыларны битараф калдырмады. Күпләр аларның чыгышына кушылып җырлап, биеп, чын мәгънәсендә бәйрәм иттеләр.
Шулай ук, авылдашыбыз, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре ,Фәнит Карачуринның чыгышы да зур җылылык белән кабул ителде. Аның үзенә генә хас моңы тамашачыларның күңеленә хуш килде.
"Күштирәк" төркеменең чыгышыннан соң, Калмаш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Уфада яшәүче Нурия ханым болай дип уртаклашты: "Мондый чаралар бик кирәк. Алар безне туган якларыбызга, милли тамырларыбызга якынайта. "Күштирәк"нең чыгышы минем күңелемне тутырып, балачак хисләрен уятты. Аларның һәр хәрәкәтендә, җырында туган җиргә, халкына булган мәхәббәт чагыла".
"Гармунлы яшьлегем" фестивале – бары тик музыкаль чара гына түгел, ә халкыбызның бердәмлеген, мәдәни мирасын күтәреп чыгара торган мөһим вакыйга булды. Бәйрәмнең һәр минуты татар халкының бай мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдырды. Сәхнәдән яңгыраган моңлы көйләр, дәртле биюләр, таныш җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде.
Алып баручылар, оештыручылар, катнашучылар һәм, әлбәттә, тамашачылар – һәркем бу бәйрәмнең уңышына үз өлешен кертте. Бу көнне Чишмә районының "Туран-хан" визит-үзәге чын мәгънәсендә милли рух һәм бәйрәмчә күтәренкелек урынына әверелде
12:24 10.08.2026 16+