Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

КӘҖӘКӘЙ

КӘҖӘКӘЙ

Авылда чират белән көтүгә чыгу бар. Мин өченче сыйныфны бетергән җәй иде ул. Күпме генә ялынып, ялварып сорасам да, бабакаем:

– Көтү кыз бала эше түгел! Әнә Салих малайлары ялланып көтәләр, алар чыгар... – дип кырт кисте.

Ул арада безнең янга эскәмиягә әбекәем чыгып утырды һәм, борчылып:

– Мирза, бүген Зуйканың тагын сөте юк. Нинди хикмәт бу! – диде, инде атнадан артык көтүдән сөтсез кайткан ак кәҗәгә ымлап. – Берәрсе сава, күрәсең... Сөтле икәнен бөтен авыл белә бит...

Икенче көнне Зойка көтүдән тагын буш имчәкләр белән кайтып керде. Ни хикмәттер – имчәкләре зәп-зәңгәр үзенең. Гарифә әбиләргә киткән әбекәй янына “очтым”.

– Әбекәй... Зойка үлә, әйдә кайт, тиз бул! Имиләренә чаклы күгәргән, – дидем, көчкә тын алып.

Без кайтканда ялланган көтүче малайлар Инсаф белән Сәетнур капка төбендәге эскәмиядә утыралар иде. Кичке ашны алар бездә ашый, тәртибе шул!

– Керегез, акыллыларым, – дип дәште аларга әбекәй һәм тегеләр ишек алдына узуга, “шалт” капка келәсен! Аптырап әбекәйгә карадым...

– Күрсәт әле, багалмам, кулыңны, – дип дәште ул Инсафка.

Инсаф кулларын алга сузды.

Әбием:

– Ә син, гөлкәем, – дип, Сәетнур янына килде.

Карасак... ике кулы да зәп-зәңгәр тегенең! Зойка имчәгеннән дә куркынычрак!

– Аңлашылдыыыыы... – диде әбекәй, куркып калган Сәетнурга карап. – Үзең генә эчтеңме, әллә Инсафны да сыйладыңмы?

– Ул, ул, ул... кәҗә сөте я-я-яратмый...

Әбекәм җәһәт кенә борылды да, өйгә кереп, ярты литрлы банка белән сөт күтәреп чыкты.

– Эч, алла биргән хибәм, бәхет-тәүфыйк иям! – дип боерды ул Сәетнурга. – Калдырма бер граммын да... Би-и-ик тәмле безнең Зуйканың сөте...

Сәетнур шикләнеп кенә иренен банкага тидерде. Аннары, акайган күзләрен әбекәйнең таягыннан алмый гына, сөт чөмерә башлады.

– Рәхмәт, – диде ул, буш савытны сузып.

Әбекәй чатанлап янә чоланга кереп китте. Бу юлы кулында бер литрлы банка тулы сөт иде! Сәетнур бер-ике адым артка чикте хәтта.

– Кил, балам, эч туйганчы! – дип, аның кулына сөт тоттырды әбекәй.

– Мин туйдым... Эчәсе килми башка, – диде Сәетнур, иреннәрен калтыратып.

– Эч, эч! Бәхетең-тәүфыйгың арткыры! Ата-анаң тигез булгыры! – дип тезде әбекәй.

Бу – аның ачулану ысулы. Тамак төбеннән чыккан “йомшак” сүзләрдән тән чымырдый хәтта. Мондый чакларда бабакайның гына түгел, Зойканың да сакалы үрә тора. Ул шундук күшәвеннән туктап хуҗабикәгә текәлде. Мине ачуланмыйсыңмы янәсе...

Безнең күзләр банканы яртылаш бушаткан Сәетнурда. Ул авыр тын алып сөт белән көрәшә. Тагын бер-ике талпынса, төбе күренә инде савытның. Шулчак лапастан озын пычак кайрый-кайрый бабакай килеп чыкты.

– Кайсын суйыйм, Рәхимә, күрсәт... – диюгә, Сәетнур чыжылдатып астына җифффәрде һәм ул басып торган болдыр баскычында зур күлләвек хасил булды.

Әбекәй исә берни булмагандай:

– Күкәй сала торганына тия күрмә, җанкисәгем, – дип, чытырдап банкага ябышкан Сәетнурның кулыннан буш савытны каерып алды.

...Капка шыгырдап ачылуга, команда буенча туп атылгандай, Сәетнур белән Инсаф урамга ыргылдылар. Икесе бер якка да чапмый – берсе уктай түбән очка атылды, икенчесе буага таба йөгерде.

Суеласы тавыкны алдына алып утырган бабакай:

– Әллә пычактан өректеләр бу Салих малайлары? – дип аптырап, сакалын сыпырып куйды.

– Миннән өректеләр алар, – диде әбекәй, кеткелдәп. – Иртән Зуйканы саугач, имчәгенә язу карасы парашугы тидергән идем. Сөт яратучы бурны фаш иттем ич менә! Каләм алып язарга утырган саен сөт эчәсе килеп интегер инде, күз нурым...

©Миләш

17:02 14.09.2023 16+
3308
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top