Катык байрамы-2026»
Катык байрамы-2026»
26 сентябрь көнне районыбызның Җиңү паркында ачык "Катык бәйрәме-2026" бәйрәме үтте. Бәйрәм бик матур һәм дәрәҗәле оештырылган иде. Сату , кул эшләре күргәзмәләре, төрле уеннарнар, җыр-моң белән сугарылып барды. Һәлакәтләрдә төрле милләт вәкилләре үзләренең тормышын, яшәвешен, аш-суларын күрсәттеләр. Безнең Калмаш мәдәният йорты , Сафар, Тирмә , Сайфар авылы хезмәткәрләре белән берлектә татар милләте яшәеш һәм аш -су өстәлен оештырдылар. Килгән кунакларны, каршы алу җыры белән сәләмләп, икмәк, чәк-чәк, катык белән сыйладылар.Безнең табын өстәле матурлыгы, бизәлеше, аш-су байлыгы белән аерылып торды."Куштиряк" халык фольклор ансамбле кызлары театрлаштырылган, тамаша концертында да актив катнаштылар.Тамаша сугыш чоры, сугыштан соң авыл халкының авыр хезмәте һәм көнкүрешен чагылдырып эшләнгән иде. Ачлык заманнарында катык халык өчен яшәү чыганагы булганын һәвәскәр артистлар кунакларга зур тырышлык белән күрсәттеләр. Тамашаны килгән халык бик җылы кабул итеп рәхмәтләрен җиткерделәр. Шул форсаттан файдаланып, "Татар халык ашлары" күргәзмәсен әзерләүдә, бәйрәмдә актив катнашканнары өчен рәхмәтемне мин дә Венера апа Карачурина, Алия Мусина,Рамилә апа Валиева Эльвира Губайдуллина, Разифа Хусниярова, Лилия Гумерова, Клара апа Байковага, Әлифә апа Уразмәтова, Зульфия апа Карачуринага җиткерәсем килә! Ярдәмегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын . Чишмәлеләр, килгән кунаклар катык, сөт ризыкларыннан авыз итеп, күңел ачып, өйләренә таралдылар."Куштирәк" халык фольклор ансамбле чарада актив катнашлыгы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкдәнде.
#Катыкбайрамы
#Чишминскийрайон
#КалмашевскийСдк
05:38 27.09.2026 16+