Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Үзебезнең Чишмәләр килгән!

Үзебезнең Чишмәләр килгән!
Шушы сүзләрдә никадәр сөенеч, ярату, сагынып көтеп алу шатлыгы сыйган!
Калмаш авылы мәдәният йорты каршында оешкан "Тамаша" театр төркеме Аманулланың "Кияүләр" (режиссёр А. Уразмәтов) спектакле белән Кушнаренко тамашачысын сөендерде.
«Көлдерә-көлдерә, ауный-ауный, тәгәри-тәгәри, эчеңдәге бөтен хисләрен чыгарып уйнадылар"-диеп тамашачы үз тәэссоратлары белән уртаклашты. Театр сөючеләр бәйрәм халәтендә яшәп алды! Яраткан артистлар уеныннан тәмам сихерләнеп, яше-карты рәхәт бер дулкында бәхеткә коенып утырды. Спектакль азагында аяк үрә басып "Браво", "Афариннар" диеп үз рәхмәтен җиткерде. Район мәдәният бүлеге җитәкчелеге "Тамаша" театр төркеменә Рәхмәт хатын тапшырды.
Әйткәндәй, гастрольләр дәвам итә!
19,20 ноябрьдә Караидел, Аскын районнарында чыгышлар планлаштырылган!
#КалмашевскийСдк
08:10 02.11.2026 16+
3
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top