Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Ике баласын иярткән Мәрҗән елый-елый әбисе яшәгән йортның капкасыннан килеп керде. Кечкенә генә агач йортның тәрәзәләре кадакланган, ишектә эленеп торган тимер йозак күгәреп беткән иде. Үлән үсеп инде такталары чак күренгән баскычка барып утырды ул.

Ике баласын иярткән Мәрҗән елый-елый әбисе яшәгән йортның капкасыннан килеп керде. Кечкенә генә агач йортның тәрәзәләре кадакланган, ишектә эленеп торган тимер йозак күгәреп беткән иде. Үлән үсеп инде такталары чак күренгән баскычка барып утырды ул, ә балалары беренче тапкыр күргән ишегалдында кызык эзләп уйнап йөри башладылар.

Моннан егерме биш ел элек Мәрҗән үзе дә шушы ишегалдында уйнап үсте. Тик ул вакытта әбисенең йорты “җанлы” иде шул. Нәкъ шушы ишегалдында тәпи басып китте, шушы баскычка утырып, әбисенең үчтеки-үчтеки итеп аны сөйгән мизгелләре, мич алдына басып чыжлап торган табада кетердәвек читле коймаклары... барысы да күңел сандыгының почмагына яшеренгән. Ул кечкенәдән үк гел әбисе янында булды шул, чөнки әтисенең исереп кайтуы бар, андый чакларда әнисе дә усал була бит. Ә әбисе янында куркыныч түгел, кагып-сугучы да, кычкыручы да юк. Әбисе бер дә авырсынмый, Мәрҗән белән көне буе мәш килә. Мәрҗән бер атна әбисендә тора инде, әле әнисенең дә, әтисенең дә килеп күренгәне юк. Соңгы тапкырында әтисе төн уртасында исереп кайтты. Эх, әнисе шундый чакта аңа бер сүз дә әйтмәсә иде! Әбисе дә дәшмәскә куша бит, сүз әйтмәсәң ята да йоклый дип әйтеп тора, юк әнисе түзеп тора алмый, тыңламый шул аны. Башта талашалар, аннары сугыша ук башлыйлар. Андый чакта Мәрҗән тиз генә торып киенә дә, дүрт-биш өй аркылы гына яшәүче әбисенә төшеп китә. Бу юлы да шулай итте. Әбисенең ишек төбендә озак кына ишек шакып торды. Тик әбисенең колаклары бик ишетми шул. Шулай ишек шакып тора-тора, ул төнне Мәрҗән әбисенең баскычындагы зур урам себеркесенә башын куеп йоклап та китте. Иртән тышка чыккан әбисе, баскычта йоклаган оныгын күреп бик курыккан иде. Ярый әле көзге-кышкы салкын түгел, эй балакай, дип сөйләнә-сөйләнә күтәреп алып керде ул аны. Йөгереп кенә улы яшәгән йортны урап килде. Тавыш-тын ишетелмәгәч, сарайдагы малларны болынга куып, тавык-чебешләрен тыкрыкка чыгарды да, улының хәмер белән дус булуына йөрәге әрни-әрни өенә кайтты. Аннан Мәрҗән белән алар тәмләп иртәнге чәйне эчтеләр. Шулай да әбисенең борчуы барлыгы йөзеннән үк күренеп тора иде.

Икенче кичтә дә Мәрҗән әбисе янында кунып калды. Күп кенә вакыйгалар инде төш кебек кенә исендә калган. Төн урталарында Мәрҗән йокы аралаш сикереп торып, тиз- тиз генә киенә башлавы исендә. Шуңа әбисе дә уянып китте. “Әти тагын исерек” дип кабатлый һәм кабалана-кабалана колготкиларын кия иде кызчык. “Чү балам, нишлисең? Ят. Әтиең монда түгел бит”, дигәч кенә ул үзенең куркудан калган саташуы икәнен аңлап алды. “Баланы бөтенләй куркытып бетергәннәр, хәерсезләр”, дип бисмилласын әйтеп Мәрҗәннең чәчләреннән сыйпап, аркасын сөеп кире урынына яткырды. Ул кабат тәмле йокыга талды.

Шулай еллар үтте. Мәрҗәннең дә исерек әтисеннән качып, гаиләдәге талаш-сугышны күреп балачагы үтте. Бер караганда, аның әтисе алтынга тиң кеше югыйсә, кулыннан бөтен эш килә, күпләп маллар асрыйлар, йорт-җир дә яхшы, тик күңел тынычлыгы юк. Барысы да бер рюмка хәмердән башланып китә.

Мәрҗән күрше авылга йөреп, урта мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлады да, ераграк уку йортын сайлап, шунда укырга китте. Шул китүдән балачагы белән бәйле туган авылын, үзен өзелеп яраткан әбисен дә йөрәгеннән алып ташлады. Авыл кызын шәһәр шаукымы тиз “суырып” алды. Ул беркайчан да туган йортына кайтырга атлыгып тормады. Укуын тәмамлыйсы елда интернет аша бер егет белән танышты. Ул тәкъдим ясау белән кияүгә чыгарга ризалык та бирде. Менә аның никах көне. Өйләрендә санаулы гына кунак. Алары да әнисенең күрәсе килгән кешеләре генә. Күңелен бәхет баскан Мәрҗән үзенең никахына кемнәр чакырылуы, кемнәр килүе белән дә артык кызыксынып тормады. Үзен яратып-сөеп үстергән газиз кеше – әбисенең барлыгын-юклыгын да сизмәде ул. Хәер. Анысы болайрак булды. Никах алдыннан гына Мәрҗәннең әтисе белән әнисе талашып алдылар. Колаклары талашка ияләшеп үскәч, ул бу юлы да артык игътибар бирмәде. Әнисенең “Минем инәй әллә кайчан җир астында инде, синеке һаман аштан-ашка сыйланып йөрсенме?” дип әтисенә зәһәр ысылдавын гына ишетте. Никах бетеп, кичке якта әнисе яңа гына кодагый статусы алган кияүнең әнисе белән дә әйткәләшеп алды. Ярый әле кайнанасы сүзне бик озынга җибәрә торганнардан түгел икән. Кич ничек үтсә, үтте икенче көнне алар иртән үк барысы бергә җыенып кияү йортына китеп тә бардылар.

Шулай итеп, Мәрҗән үзенең никахына әбисенең чакырылмаганлыгын сизмәде дә. Ул көнне күрше-күлән дус-иш карчыкларының матур итеп киенеп-ясанып уллары йортына кереп баруларын күз яшьләре аша “бәхетең генә була күрсен балакай” дип, тәрәзәдән- тәрәзәгә йөрүен беркем дә белмәде дә, күрмәде дә. Хәер, беркемдә дә инде картаеп беткән әби кайгысы булмады. Югыйсә, моннан берничә көн элек кенә, оныгым кияүгә барса дип, әзерләп куйган күчтәнәч казны, бераз акчаны кереп алган килене дәшмәгәч, бәлки яңадан әйтерләр дип көткән карчык соңгы минутларда да өметен өзмәде, көтте. Дәшүче булмагач, үзе барып керергә кыймады ул көнне. Гарьлегеннән җаны көйде, күңеле катып китте. Әллә соң... дип, кулына бау да алган иде, тик үз-үзенә кул салган кешенең теге дөньяда да газапларга дучар ителәчәген уйлап, куркыныч адымыннан кире кайтты.

Шулай итеп, Мәрҗән кияүгә чыкты һәм Ерак Себер ягына китеп тә урнашты. Яңа гаилә, яңа тормыш, никтер моңа кадәр булган кешеләр дә, вакыйгалар да китапның укылган кәгазь бите кебек шапылдап ябылды. Аның никахыннан соң берничә айдан соң дөнья куйган әбисе хакында да аңа хәбәр итүче булмады.

Шуннан соң күпме еллар үтте, күпме сулар акты. Мәрҗән гаилә тормышы белән дә бәхетле була алмады. Егет чакта бик акыллы, төпле булып тоелган егете саран, каты куллы бик кырыс кеше булып чыкты. Кайчак кул күтәрүдән дә ерак тормый иде. Ә кайнанасы шул никах көнендә әнисе белән талашкан көннәрен гел исенә төшереп яшь килененең җанын талкыды. Барысына да түзәр иде әле Мәрҗән, яратмаса да торыр иде, ире бердән-бер көнне башка хатын ияртеп кайтмаса.

Әле менә әбисенең баскыч төбендә утырып Мәрҗән үзенең бик озын булмаган тормыш юлын кабат-кабат күздән кичерде. Кылт итеп күңеленә никах көне килде. Менә, менә кайда ялгышлык икән бит! Менә ул бәхетсез тормышка аяк атлау. Фатиха. Ул бит үзен карап үстергән әбисенең фатихасын алмады. Әле бик соңлап шуны аңлады.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

19:24 31.10.2023 16+
2949
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top