18+
Специальная версия

Мәңге яшәмәкче булабыз без,

Мәңге яшәмәкче булабыз без,

Бер гомердән, бик тиз туябыз,

Алтмышларга кадәр төз булсак та ,

Җитмешләрдә, инде сынабыз.

Гел дә бәхет көтеп , без яшибез,

Тик бәхетнең кадерен белмибез,

Хәсрәтләргә гомер буе күнеп,

Бәхет тапсак, гел дә түзмибез.

Тынычлыкны юктыр яратмаган,

Корал чыңы җирдә яңгырый

Мәхәббәтләр җырда мактаныла,

Яшәмиләр, парын аермый..

Сүздә Җирне , Ана итеп мактап,

Хөрмәт итеп, карый белмибез,

Чама белми канын суырабыз,

Ә азактан, кыйммәт түлибез..

Сайланабыз, риза булмый барга,

Булганыннан коры калабыз,

Гомерләрне гөнахларда үтеп,

Акланырга сәбәп табабыз..

Яшәр өчен туып шушы җиргә,

Яши белми генә арыйбыз.

Ә тормышның җиткәч азагына

Яши алган көннәр барлыйбыз.

Рамзис Мишәр.

17:34 28.09.2023 16+
2137

Оставить сообщение:

Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 990x90px banbottom